Казанның елга портыннан Свияжски утрау-шәһәренә яңа туристик маршрут ачыла

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
5 июльдән Казанның елга портыннан Свияжски утрау-шәһәренә яңа туристик маршрут ачыла. Хәзер казанлыларның һәм башкала кунакларының утрауга коры җирдән дә, су юлы белән дә бару  мөмкинлеге бар.   
Рейс шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьтә тормышка ашырыла. Билет бәясе – бер якка 200 сум.  Экскурсияләр 150 кеше сыешлы ике катлы “Адмирал” теплоходында, шулай ук 120 кеше сыешлы “Москва” теплоходында уздырыла.
Теплоход утрауга кадәр 2,5 сәгать бара. Маршрут сентябрь ахырына кадәр тормышка ашырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International