Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 326 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 38 халыкара рейслар. 3700 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3651 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 62 рейс башкарган.
3 нче июльдә республикада кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +27 +32 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International