Исегезгә төшерәбез, Вознесение трактының концессионер компаниясе «Оптима - Технологияләр» ҖЧҖ 2025 елның 11 гыйнварында 23:50 сәгатьтән түләүле режимда юлны эшләтеп җибәрде. 10 көн эчендә (11 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр) Вознесение трактының икенче этабы буенча 75 531 автомобиль узган, шуларның 38 615 – М-7 ягына, 36 916 - Казан ягына. Пик сәгатьләрдә 31 047 транспорт чарасы узган. Ачылу көненнән алып автоюл буйлап барлыгы 414 645 транспорт чарасы узган.
Горький тимер юлыннан ерак араларга йөрүче поездларда йорт хайваннарын хуҗаларынан башка йөртү хезмәтеннән 4,6 мең кеше файдаланган.
2019 елдан 2024 елга кадәр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында автомобиль юлларында һәм ясалма корылмаларда 487 объектның 451ендә яңа технологияләр һәм материаллар кулланылган, күрсәткечнең уртача казанышы 92,6% тәшкил итә. 2024 елда илкүләм проектның барлык объектларында (100%) ФАУ «РОСДОРНИЯ»ның яңа һәм иң яхшы технологияләр реестрыннан яңа материаллар кулланып чаралар башкарылган. Мондый алымнарны кулланып, 113 км автомобиль юлларында һәм 21 күпер корылмасында эшләр башкарылды.
2024 елда Татарстанда Горький тимер юлы вокзаллары һәм станцияләреннән 8,4 млн пассажир җибәрелгән (2023 елга карата+2,4%). Шуларның 1,9 млн пассажиры ерак юлга күчерелгән (+4%), шәһәр яны юлында – 6,5 (+2%).
Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Горький тимер юлы хезмәткәрләре ерак араларга йөрүче поездларда пассажирлар калдырган 5,7 мең предмет тапканнар һәм кире кайтарганнар.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 352 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 218 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 4236 тонна ком-тоз катнашмасы, 77 тонна тоз, 43 тонна тоз эремәсе тотылган.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Алдынгыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Барлык авырлыкларга карамастан, Россиядә транспорт инфраструктурасын планлы рәвештә үстерү бара. Һәм бу үсешкә Татарстан зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Министрлык коллегиясе утырышында катнашучыларны сәламләвендә.
Агымдагы катлаулы шартларда республика яңа логистик маршрутлар төзүне дәвам итә, масштаблы транспорт инфраструктурасын булдыра һәм үстерә. Бу икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.