Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 73%ы төбәк һәм җирле автомобиль юлларының сыйфатыннан һәм аларның һәркем файдалана алырлык булуыннан канәгать. Мәгълүматлар 2024 елның декабрендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының тиешле күрсәткечен үлчәү максатларында Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә алынган.
Горький тимер юлы Түбән Новгород – Казан төбәкара электропоезд өчен юл вакытын кыскарткан. Әйтик, 2025 елның 3 февраленнән состав ахыргы станциягә кадәр 5 сәгать 55 минут барачак. Бу әлеге маршрутны эшләтеп җибәрү вакытына караганда 25 минутка тизрәк.
1 февральдән техник сәбәпләр аркасында 6355 нче Казан – Зөя шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
2019 елдан 2024 елга кадәр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гомуми озынлыгы 147 км булган автомобиль юлларының 122 участогы норматив хәлгә китерелгән, алар социаль әһәмияткә ия объектларга алып бара. Бу эшләр мөһим социаль объектларга куркынычсыз һәм уңайлы керү мөмкинлеген тәэмин итеп, транспорт инфраструктурасын һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.
2024 елда Горький магистраленең тимер юл инфраструктурасы объектларында гражданнарның имгәнү очраклары саны 2023 ел белән чагыштырганда элеккеге дәрәҗәдә калган. Әйтик, узган ел үз саксызлыклары аркасында 118 кеше имгәнгән. Шуларның 16 сы – Татарстан Республикасында, 6 сы-Чуваш Республикасында, 1 очрак Марий Эл Республикасында булган.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Чарада транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
2025 елда Куйбышев магистрален ремонтлау - юл кампаниясе вакытында Татарстан Республикасында Нурлат – Клиновка аралыгында 11 км юлны яңарту планлаштырыла.
Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсендә транспорт хезмәтләре базарында багланышлар мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Чарада магистраль чикләрендә урнашкан эре йөк җибәрүчеләр, шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, Марий Эл транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.
27 гыйнвардан Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поезды Татарстан Республикасының Менделеевск районындагы Тойма станциясе буенда пассажирларны утыртачак һәм төшерәчәк. Элек монда техник стоянка гына булган.
Горький тимер юлы буенча Россиянең Көньяк курортлары юнәлешендә ерак араларга йөрүче поездлар белән Казаннан Россиянең көньягына 69,8 мең пассажир киткән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 14,2% ка күбрәк. Татарстан башкаласын һәм илнең көньяк курортларын 17 туры һәм транзит состав бәйли.