11 гыйнвардан Вознесение трактының икенче этабы буенча 75 меңнән артык автомобиль узды

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, Вознесение трактының концессионер компаниясе «Оптима - Технологияләр» ҖЧҖ 2025 елның 11 гыйнварында 23:50 сәгатьтән түләүле режимда юлны эшләтеп җибәрде. 10 көн эчендә (11 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр) Вознесение трактының икенче этабы буенча 75 531 автомобиль узган, шуларның 38 615 – М-7 ягына, 36 916 - Казан ягына. Пик сәгатьләрдә 31 047 транспорт чарасы узган. Ачылу көненнән алып автоюл буйлап барлыгы 414 645 транспорт чарасы узган.

Юл «Ирекле агым» түләү системасы белән җиһазландырылган, шуның өчен машина йөртүчеләр трассаны тукталышсыз уза алалар. Юлда йөргән өчен трассаның рәсми сайтында автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп  5 көн эчендә түләргә кирәк https://vtkazan.ru/

Соңгы 10 көндә «Алексеевск-Әлмәт» автомобиль юлы буйлап 32 495 автотранспорт чарасы узган, шулардан туры юнәлештә (Әлмәткә) – 16 133 автомобиль, кире юнәлештә (Алексеевскка) – 16 362 автомобиль. Ачылу көненнән (26.12.2024) барлыгы 102 436 транспорт чарасы узган. Иң күп автомобиль узган көн 6 гыйнварда теркәлгән – 6 482 автомобиль.

Исегезгә төшерәбез, хәзер «Алексеевск - Әлмәт» трассасында түләү алу буенча җиһазларны сынау эксплуатациясе уза, шуңа бәйле рәвештә автомобиль юлы буйлап йөрү вакытлыча бушлай. «Автострада» АҖ концессионеры хәбәр иткәнчә, түләүлелекне гамәлгә кертү агымдагы елның февраль ахырына планлаштырыла, дата соңрак билгеләнәчәк.

Юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәләсе буенча консультация алу өчен кыска номер 0216 (Татарстанның түләүле юллары буенча бердәм ярдәм номеры) гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International