Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында 451 объектта яңа материаллар һәм технологияләр кулланылды

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2019 елдан 2024 елга кадәр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында автомобиль юлларында һәм ясалма корылмаларда 487 объектның 451ендә яңа технологияләр һәм материаллар кулланылган, күрсәткечнең уртача казанышы 92,6% тәшкил итә. 2024 елда илкүләм проектның барлык объектларында (100%) ФАУ «РОСДОРНИЯ»ның яңа һәм иң яхшы технологияләр реестрыннан яңа материаллар кулланып чаралар башкарылган. Мондый алымнарны кулланып, 113 км автомобиль юлларында һәм 21 күпер корылмасында эшләр башкарылды.

Әлеге материалларны файдалану ныклыкны арттыруга булыша, эшләрне башкару вакытын киметергә ярдәм итә. Мәсәлән, 2019 елдан 2024 елга кадәр автомобиль юлларында төрле җитештерүчеләрнең адгезион присадкалары, вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан катламнар ясаганда полимер-битум бәйләгечләре кертелде.

Аерым алганда, Казан шәһәренең (Космонавтлар урамыннан Академик Арбузов урамына кадәр өлеше)  Себер трактын ремонтлаганда өске катлам вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан (ЩМА-16), ә аскы катлам Россия Федерациясенең яңа милли стандарты буенча А16нт эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда республикада юл чараларын гамәлгә ашыру «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International