Рөстәм Миңнеханов: «Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсешенең аерылгысыз факторы»

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Агымдагы катлаулы шартларда республика яңа логистик маршрутлар төзүне дәвам итә, масштаблы транспорт инфраструктурасын булдыра һәм үстерә. Бу икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел республика өчен тарихи ел булды. Татарстан дөнья сәясәте үзәгенә әверелде. Иң югары дәрәҗәдә XVI БРИКС саммиты, БРИКС илләренең спорт уеннары, «Киләчәк Уеннары» халыкара фиджитал-турниры, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узды. "Бу шул исәптән алга киткән инфраструктура һәм юл-транспорт тармагы предприятиеләре һәм оешмаларының килешеп эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды. Җитәкчеләргә һәм хезмәт коллективларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсешендә аерылгысыз фактор. Узган ел юл төзелешенә шактый акча тотылды. Ил җитәкчелеге ярдәме белән 2024 елда кайбер мөһим инфраструктура проектларын төгәлләүгә ирешелде. Алар барысы да гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Юл-транспорт инфраструктурасын үстерү юл хәрәкәте һәм җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә югары таләпләр куя, диде Рөстәм Миңнеханов. Узган ел нәтиҗәләре буенча аварияләрнең барлык төрләре күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Шуңа да карамастан, һәлак булучылар саны арткан. Республика Рәисе барлык юнәлеш ведомстволарына сәбәпләрне анализларга һәм республика юлларында үлем очракларын булдырмау өчен чаралар комплексын эшләргә кушты.

2025 елның 1 гыйнварыннан яңа илкүләм максатлар һәм проектларны гамәлгә ашыру башланды. Юл-транспорт тармагы «Тормыш өчен инфраструктура» һәм «Нәтиҗәле транспорт системасы» илкүләм проектларында тәкъдим ителә. "Шуңа бәйле рәвештә безнең бурыч - транспорт системасын булдыру, ул бүгенге һәм киләчәк ихтыяҗларына җавап бирәчәк, юлларда мобильлек һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк», - диде ТР Рәисе.

Тармакның тагын бер мөһим бурычы - инвесторларны җәлеп итү. Рөстәм Миңнеханов дәүләти-хосусый партнерлык механизмын активрак кулланырга, юл төзелешендә дә, транспортның барлык төрләрендә дә концессион килешүләр төзергә өндәде. "Шул ук вакытта бюджет һәм бюджеттан тыш кертемнәрнең икътисадый нәтиҗәлелеге принципларын төгәл үтәргә кирәк. Әлеге бурычларның үтәлешен контрольдә тоту мөһим", - дип игътибарны юнәлтте Республика Рәисе.

Юлларның сыйфаты мәсьәләсе актуаль булып кала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа юл объектларын төзеп, булганнарын җимермәскә кирәк, әгәр җимерелә икән, аларны планлы рәвештә торгызырга кирәк. «Бу эшне, беренче чиратта, узган ел файдалануга тапшырылган 1 нче категорияле юллар төзелгәндә җимерелгән төбәк һәм муниципаль юлларга карата башкарырга кирәк. Җирле юллар челтәре бүгенге йөкләнешкә исәпләнмәгән, ә аны торгызу бик зур чыгымнар таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә йөкләр авырлыгы контролен гамәлгә ашыруга игътибар итәсем килә. 13 автоматик постның бары алтысы гына эшли. Моннан тыш, транспорт чаралары авырлык контроле пунктлары аша үткәндә машина йөртүчеләр тарафыннан күп санлы хокук бозулар, шул исәптән теркәлү билгеләрен яшерү дә бар», - дип билгеләде ТР Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагы темасына кагылды. Тимер юл транспорты өлешендә йөк ташу күләме буенча бүгенге көндә үсә барган таләпләргә җавап бирә торган тимер юл инфраструктурасын үстерергә, Татарстанда һәм төбәкара маршрутларда шәһәр яны пассажир поездларының маршрут челтәрен арттырырга, йөк ташу үсешенә әзер булырга кирәк.

Татарстан Рәисе шулай ук Идел, Кама һәм Нократ елгалары акваторияләрендә су транспортында төбәкара пассажирлар йөртүне үстерү эшен дәвам итәргә, елга туризмын алга таба да үстерергә һәм шәһәр яны социаль әһәмиятле маршрутларында хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә кушты. Монда пассажирлар флотын яңарту һәм причал инфраструктурасын һәм пассажир судноларын норматив хәлгә китерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов йөк ташу вакытында су транспорты потенциалын максималь файдаланырга өндәде.

Гражданнар авиациясендә узган елда Татарстанның барлык аэропортларында пассажирлар агымы арту теркәлгән. 2024 елда БРИКС саммитына Казан аэропорты перронын реконструкцияләгәннәр.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эшенә аерым тукталды. Соңгы 2 елда 290 автобус һәм 64 троллейбус сатып алынган. Шул ук вакытта халыктан җәмәгать транспорты эшенә карата күп санлы шикаятьләр килә. Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, бу өлкәдә беренче мәртәбә «Җәмәгать транспортын үстерү» яңа федераль проекты белән 2030 елга «Агломерацияләрдә һәм шәһәрләрдә эксплуатация срогы нормативтан өлкән булмаган, 85%тан да ким булмаган җәмәгать транспорты паркы өлеше» максатчан күрсәткече билгеләнгән. «Бу җитди чакыру, системалы нигездә алып барылырга тиешле зур оештыру эшен таләп итә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Юллар хуҗалыгы да мөһим тема булып кала бирә. "Монда гражданнардан узган ел 64 меңгә якын хәбәр теркәлгән, беренче чиратта, юлларны карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук юлларны һәм тротуарларны җыештыру мәсьәләләре буенча. Муниципаль хакимиятләргә мондый хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирергә кирәк. Төп бурыч - автомобиль юлларын карап тоту һәм вакытында норматив хәлгә китерү», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт объектларын террорчылыктан саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, тармак эшен туктатуга юл куймаска өндәде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International