Марат Хөснуллин: «Татарстан Россиянең транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә»

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

«Төбәктә юл хуҗалыгы өлкәсендә системалы эш югары дәрәҗәдә җайга салынган. Татарстан „Имин сыйфатлы юллар“ илкүләм проектын ышанычлы үтәде. Мәсәлән, Казанда агломерация юл челтәренең 85%тан да ким булмаган өлешен норматив хәлдә тәэмин итү күрсәткече арткан», — диелә вице-премьер сәламләвендә.

Хөснуллин ассызыклаганча, икътисадның көнчыгышка борылуын исәпкә алып, Россиянең иң эре транспорт-логистика хабларының берсе буларак Татарстанның роле арта. Бу шул исәптән халыкара транспорт коридорлары үсеше нәтиҗәсендә дә була.

Вице-премьер искәрткәнчә, узган ел ахырында РФ Президенты Владимир Путин М-12 магистрале составына керәчәк Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узу хәрәкәтенә старт бирде. «Бу трасса бик кирәкле булып чыкты, ул „Россия“ транспорт маршрутының бер өлеше булып тора, ул бөтен ил аша диярлек уза», — дип билгеләде ул.

Моннан тыш, декабрьдә Татарстанда реконструкциядән соң Горький шоссесы, «Зур Яшел Үзән» яңа юлы, Вознесение трактының икенче этабы һәм Алексеевск — Әлмәт автомобиль юлы ачылды.

«Иң мөһиме, бу эшне безнең гражданнар күрә һәм тоя, әмма әле күпне эшләргә кирәк. Алда бездә амбициоз бурычлар бар. Аларны „Тормыш өчен инфраструктура“ яңа илкүләм проекты кысаларында хәл итәчәкбез, аны гамәлгә ашыруга керешәбез», — дип йомгаклады Хөснуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International