ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2014 ел
җомга
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 23 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 29 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Слетның төп максаты – үз өлкәсендә иң яхшы белгечне билгеләү. Бөтен Россиядән җыелган катнашучылар ике номинациядә ярышачаклар: “Юл мастеры” һәм “Тимер юл-төзелеш машиналары машинисты”.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе, пассажирларның мөрәҗәгатьләреннән соң, 25 июльдән Буа-Казан маршруты буенча йөрүче поезд өчен ВЧД тукталышы пунктында бер минутлык тукталыш (07:49-07:50)  кертелүен хәбәр итә.  
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 305 автобус чыккан.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Яшь тимер юлчыларның V слеты Казанда 21-25 июльдә  Горький балалар тимер юлы базасында үткәрелә. Слетта 25 балалар тимер юлыннан 200дән артык шәкерт катнаша, һәр юлдан җидешәр бала.
Үткән тәүлектәТатарстан Республикасы территориясендә 50 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 906 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 101 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 30 халыкара рейслар. 3816 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3888 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 58 рейс башкарган.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе NFS технологиясен кулланып кесә телефоны ярдәмендә транспортта йөрү өчен түләүне керткән -  мондый хезмәтне Россиядә беренче булып “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе кертте.

ТР Әлмәт муниципаль районында «Муниципаль юл фонды» программасы уңышлы тормышка ашырыла. 2014 елда шәһәрнең урам-юл челтәрен ремонтлауга 31,641 миллион сум каралган.

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 10 халыкара рейслар. 2368 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2323 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International