Электричкага билет өчен кесә телефоны ярдәмендә түләргә мөмкин

2014 елның 22 июле, сишәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе NFS технологиясен кулланып кесә телефоны ярдәмендә транспортта йөрү өчен түләүне керткән -  мондый хезмәтне Россиядә беренче булып “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе кертте.
      Кәрәзле телефон аша түләү функциясе барлыкка килсен өчен “Мобильный билет” сервисы кушылган махсус SIM-карта сатып алырга кирәк. Мондый симкаларны “МТС, “Мегафон, “Вымпелком” һәм “Ростелеком” кәрәзле элемтә операторлары тәкъдим итә. Үз операторыңның офисына мөрәҗәгать итеп иске SIM-карта номерын саклап, бушлай яңасына алыштырырга мөмкин. Билгеләп үтәргә кирәк, түләү өчен смартфон булуы мәҗбүри түгел, өстәмә опцияләрнең минималь җыелмасы кергән гади телефонны да кулланырга мөмкин.   
      NFS-модульне кулланып шәһәр яны поездларына билет алу процессы акчалата түләгәнгә караганда тизрәк башкарыла. Телефон аппаратын тимер юл вокзалында яисә станциядә урнашкан үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалына куеп алу да җитә, түләү суммасы кесә телефоны счётыннан алына.  
      Бүгенге көндә шәһәр яны поездларына билет өчен NFS-модуль аша Казанның  Казан-1, Арча һәм Яшел Үзәннең Казан-2 вокзалларында, шулай ук Әмәт, Юдино һәм Васильево метро станцияләрендә түләргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International