25 июльдән Буа-Казан маршруты буенча йөрүче иртәнге поездның өстәмә тукталышы барлыкка киләчәк

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе, пассажирларның мөрәҗәгатьләреннән соң, 25 июльдән Буа-Казан маршруты буенча йөрүче поезд өчен ВЧД тукталышы пунктында бер минутлык тукталыш (07:49-07:50)  кертелүен хәбәр итә.  
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең  www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International