ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елга Казан урамнары һәм ишегалларында юл билгеләре төшерү программасы буенча эшләрнең төп өлеше төгәлләнде. Термопластиктан юл билгеләре Казанның 34 урамында 58501,86 кв.м мәйданда төшерелгән, буяудан – 116103,7 кв.м мәйданда 225 урамда.

25 нче июльнең 23.00 сәгатеннән алып 29 нчы июльнең 5.00 сәгатенә кадәр, шулай ук 8 нче августның 23.00 сәгатеннән алып 11 нче августның 5.00 сәгатенә кадәр Эсперанто урамында 107 нче номерлы йорт янында хәрәкәт өлешчә ябыла.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 23 халыкара рейслар. 3199 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2617 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 32 рейс башкарган.

20
июль, 2014 ел
якшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

19
июль, 2014 ел
шимбә
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 303 автобус чыккан.

18
июль, 2014 ел
җомга

20 нче июльдән 25 нче декабрьгә кадәр Профсоюз урамы  Кави Нәҗми урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр ябыла, Рәхмәтуллин урамы - Кави Нәҗми урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр, Муса Җәлил урамы – Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамына кадәр.

Әлеге участокта монолит каркасны урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган.

Әгерҗе-Юски аралыгында капиталь ремонт эшләре алып бару сәбәпле, 22, 25, 28 һәм 31 июльдә биш шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 20 халыкара рейслар. 3392 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3734 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 49 рейс башкарган.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында үткән тәүлектә 39 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 67 очрагы, 71 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 873 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International