Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 25 июле, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 23 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 29 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 325 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 25 халыкара рейслар. 3638 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3249 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 49 рейс башкарган.
      25 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил, температура көндез +19 +24 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International