28-29 июльдә тимер юлчылар арасында профессиональ осталык буенча III Бөтенроссия смотр-бәйгесенең финал өлеше үткәреләчәк

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
      Слетның төп максаты – үз өлкәсендә иң яхшы белгечне билгеләү. Бөтен Россиядән җыелган катнашучылар ике номинациядә ярышачаклар: “Юл мастеры” һәм “Тимер юл-төзелеш машиналары машинисты”.
      Бәйге ике көн барачак, 28 июльдә – Юдино поселыгындагы Тимерьюлчылар мәдәният йортында бәйгенең теория өлеше булачак, 29 июльдә – 108 нче номерлы станциянең производство базасында (Юдино станциясе) практик өлеше.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International