Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Казан аэропортыннан 101 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 30 халыкара рейслар. 3816 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3888 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 58 рейс башкарган.
23 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил, температура көндез +21 +26 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International