Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 305 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 25 халыкара рейслар. 4205 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3949 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 55 рейс башкарган.
      24 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил, явым-төшемсез, температура көндез +21 +26 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International