Татарстан Республикасы территориясендә 20-21 сентябрьдә 126 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 142 очрагы, 161 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1344 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.