ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 49 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 58 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 665 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
К. Насыйри урамы “Имин Татарстан” программасын тормышка ашыру кысаларында видеокамералар белән җиһазландырылды, җәяүлеләр зонасы оештырылды.
Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, октябрьдән шәһәр яны поездларының 35 маршруты расписаниедән алына, нигездә, бу альтернатив транспорт төрләре белән кабатланган маршрутлар.
Казанда 25 сентябрьдән 25 нче октябрьгә кадәр Пушкин урамындагы 58 нче номерлы йорт тирәсендә автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.
25 нче сентябрьдән алып 30ына кадәр төнге сәгатьләрдә - 00.00 сәгатьтән алып 5.00 сәгатькә кадәр Уң Болак урамы буенча 13-нче йорт участогыннан алып М.Җәлил урамына кадәр автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.
25 нче сентябрьдән 19 нчы октябрьгә кадәр Газ урамы буенча Спартак урамы белән кисешкән район автомобиль транспорты хәрәкәте өчен өлешчә ябылачак.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 302 автобус чыккан


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Үз коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы комитеты рәисе Юрий Данилов котлый.
Сәфәр кысаларында делегация Корея Республикасының сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрлыгында булды. Ленар Сафин сүзләренчә, Кореяның финанс-икътисади үсеше мәсьәләләре арасында, чит ил коллегалар транспорт инфраструктурасы хакында да сөйләгәннәр.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 30 чартер, 20 халыкара рейслар. 3273 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4247 пассажир килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International