ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 294 автобус чыккан.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 66 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 607 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
22 нче сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр Казанда автомобиль транспорты хәрәкәте өчен Арбузов урамының Журналистар урамы белән кисешкән урыны ябылачак.
2014 елның 19 нчы сентябреннән 12 нче октябренә кадәр Аракчино шоссесы буенча Боевая урамыннан алып 2-нче Иске Аракчино урамына кадәрге участокта һәм Иске Аракчино урамында Приволжская урамыннан алып Аракчино шоссесы урамына кадәр участокта хәрәкәт өлешчә туктатылачак.
Казан аэропортыннан 81рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 24 халыкара рейслар. 3767 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3058 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 56 рейс башкарган.
 
Кышкы чорда сыйфатлы һәм эзлексез эшләү өчен Горький тимер юлының Казан төбәгендә һәм “РТЮ” ААҖ структура бүлекчәләрендә тикшерү үткәрелә.
158 нче номер астындагы «Татнефть» ягулык салу комплексы Мәскәү өлкәсендә иң яхшы объект дип танылды.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда транспорт белән тәэмин итүне үстерү кысаларында Сөембикә проспектында яңа трамвай линиясен салу  буенча эшләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы территориясендә 16-17сентябрьдә 75 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 135 очрагы, 129 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1275 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
23 сентябрьдә Юдино станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле, кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International