20-21 сентябрьдә республика юлларында 1344 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 20-21 сентябрьдә 126 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 142 очрагы, 161 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1344 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 21 көнендә республикада 359 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 45 кеше һәлак булган һәм 447 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International