Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 19 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 29 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 303 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган. 3533 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4253 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 44 рейс башкарган.
21 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +13 +18 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International