ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 232 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 2 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 39 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 129 очрагы теркәлгән.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
“Казан” халыкара аэропортының “2014-2015 кыш” сезоны расписаниесендә көн саен Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча өстәмә рейс гамәлгә кертелде.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 6677 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы (китү вакыты 07:39 – килү вакыты 11:08) һәм 6678 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск (китү вакыты 12:30 – килү вакыты 17:12) поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәртелгән.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 230 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 5 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 27 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 89 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 434 берәмлек юл техникасы эшләгән.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Оренбург, Уфа, Тольятти һәм Самара кебек шәһәрләргә алдан ук билетлар алырга мөмкин.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 232 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 1 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 45 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 129 очрагы теркәлгән.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Түбән Камада традициягә кергән “яңа ел трамвае” йөри башлады. Ул көн саен 9.00-15.30 сәгатьтә төп кунакларны – шәһәрнең башлангыч сыйныф укучыларын кабул итә.
Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районында “Менделеев шәһәренә керү юлы” һәм “М-7 “Идел”-Бизәк” автомобиль юлларында ут баганалары куелды. “Строительная организация “Тозелеш” ҖЧҖ эшләрне агымдагы елның августында башлаган иде.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 37 очрагы, 31 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 444 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 235 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 12 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 60 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 132 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 433 берәмлек юл техникасы эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International