“Казан” аэропортында Мәскәүгә өстәмә рейс кертелде

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
“Казан” халыкара аэропортыннан Мәскәүгә “Аэрофлот” авиакомпаниясенең алтынчы рейсы эшли башлады.
“Казан” халыкара аэропортының “2014-2015 кыш” сезоны расписаниесендә көн саен Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча өстәмә рейс гамәлгә кертелде.
Очкыч көн саен Шереметьево аэропортыннан 8.25 сәгатьтә оча һәм Казанга 10.00 сәгатьтә төшә. ТР башкаласыннан очыш 10.55 сәгатьтә башкарыла һәм Шереметьевога 12.30 сәгатьтә төшә.
Рейслар 87 кеше сыя торган “Сухой Суперджет 100-95В” очкычлары тарафыннан башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International