Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Ижевск һәм Яр Чаллыны бәйләүче поездлар хәрәкәтенең тәртибе билгеләнгән

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 6677 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы (китү вакыты 07:39 – килү вакыты 11:08) һәм 6678 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск (китү вакыты 12:30 – килү вакыты 17:12) поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәртелгән.
Әлеге поездлар өчен түбәндәге расписание билгеләнгән:
- поездлар 2015 елның 2, 3, 4, 5, 9, 10, 11 һәм 12 гыйнварына билгеләнәләр;
- поездлар 2014 елның 31 декабрендә һәм 2015 елның 1, 6, 7 һәм 8 гыйнварында расписаниедән алыналар.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International