“Көньяк” автовокзалы өлкәара юнәлешләргә бәйрәм алды билетлар сатуны оештыра

2014 елның 20 декабре, шимбә
Оренбург, Уфа, Тольятти һәм Самара кебек шәһәрләргә алдан ук билетлар алырга мөмкин.
          Моннан тыш, Чистай, Әлмәт, Буа һәм Нурлатка өстәмә рейслар оештырылган. Күп сыйдырышлы уңайлы автобуслар “Көньяк” автовокзалыннан китәләр.
          Тулырак мәгълүмат алыр өчен (843) 237-33-23 телефон номеры аша автовокзалның белешмә хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Яңа ел бәйрәмнәрендә башка төбәкләрдән килүче кунакларны каршы алучы казанлылар өчен искәртеп үтәбез, 2015 елның 11 гыйнварына кадәр Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсия автобуслары көн саен йөриячәк. Автобуслар “Көньяк” автовокзалыннан 8.40 сәгатьтә, “Башкала” автовокзалыннан 9.00 сәгатьтә кузгалачак. Кире якка автобус – 14.30 сәгатьтә. Билет бәясе – 150 сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International