Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 20 декабре, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 232 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 1 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 45 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 129 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 13 халыкара рейслар. 2075 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2489 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган, шул исәптә 11-е тоткарлану белән.

20 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, кайбер районнарда томан. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -2 +2 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International