Менделеев районының ике автомобиль юлында заманча ут баганалары куелды

2014 елның 19 декабре, җомга
Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районында “Менделеев шәһәренә керү юлы” һәм “М-7 “Идел”-Бизәк” автомобиль юлларында ут баганалары куелды. “Строительная организация “Тозелеш” ҖЧҖ эшләрне агымдагы елның августында башлаган иде.
6,2 км озынлыктагы участокта 155 ут баганасы куелды, аларда 163 светодиод яктырткычлар урнаштырылды.
Эшләрнең проектчысы - “СпецДорПроект” ҖЧҖ, генераль подрядчысы - “Татнефтедор” ҖЧҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International