Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 232 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 2 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 39 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 129 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 433 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 21 халыкара рейслар. 2236 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1770 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 54 рейс башкарган, шул исәптә 2-се тоткарлану белән.

24 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар явачак, күп кенә районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Температура -1 -6 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International