Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 230 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 5 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 27 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 89 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 434 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 14 халыкара рейслар.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 39 рейс башкарган, шул исәптә 3-се тоткарлану белән.

22 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, көндез күп кенә районнарда кар явачак, кайбер районнарда буран, бозлавык. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 0 -5 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International