Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 19 декабре, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 235 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 12 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 60 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 132 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 433 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 12 халыкара рейслар. 1947 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1677 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 53 рейс башкарган, шул исәптә 2-се тоткарлану белән.  
 
19 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяктан талгын  җил. Температура 0 -5 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International