“РТЮ” ААҖ тимер юл транспорты белән Кытайдан “Россия почтасы” адресына халыкара почтаны җиткерү буенча сервис ачып җибәрә

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Проект “РТЮ” ААҖ белән Кытай тимер юллары арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү кысаларында гамәлгә кертелгән.
Почта белән беренче контейнер Кытайның Харбин шәһәреннән Мәскәүгә үткән атна азагында килде. Кунцево-2 станциясендә контейнер автомобиль транспортына күчерелде һәм халыкара почтаны алмаштыру пунктына җибәрелде. Ташуларның операторы булып “РЖД Логистика” ААҖ тора.
Хәзерге вакытка кадәр халыкара почта Россиягә һава һәм автомобиль транспорты белән китерелә иде. Тимер юл аша ташу транспорт чыгымнарын киметә һәм йөкне контейнерда бер ноктадан икенче ноктага җиткерү мөмкинчелеген бирә.   
Киләчәктә тимер юл буенча почтаны Харбиннан гына түгел, ә Кытайның башка шәһәрләреннән дә ташу планлаштырыла. Почта Мәскәүдән тыш Новосибирск, Екатеринбург, Казан шәһәрләренә дә җиткереләчәк. Технология мондый сервисны башка илләр өчен дә оештыру мөмкинчелеген бирә.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International