Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 215 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 118 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 160 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 256 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 153.
 
Казан аэропортыннан 41 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 9 халыкара рейслар. 1262 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1374 кеше килгән.
 
21 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда томан, кар явачак, төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -10 -15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International