Горький тимер юлының Казан регионы хезмәткәрләре арасында Instagram да фотоэшләр бәйгесе уздырыла

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
          2014 елның 25 ноябрендә Горький тимер юлының Казан регионы полигонында предприятие хезмәткәрләре арасында фотобәйге игълан ителде. Уздыру мәйданы итеп Instagram социаль челтәре билгеләнде.
          Бәйгенең максаты - Горький тимер юлының Казан регионы хезмәткәрләренә иҗади башлангычларында булышлык итү.
          Бүгенге көнгә #rzdkzn хештегы белән басмалар санын 351 фоторәсем тәшкил итә. Төрле темалар тәкъдим ителгән: Универсиада, тимер юл инфраструктурасы, балалар портретлары, табигать күренешләре һәм башкалар. 
          Бәйге агымдагы елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Хезмәткәр бәйгедә катнашу өчен Instagram социаль челтәрендә теркәлергә, #rzdkzn хештегы белән фоторәсем куярга һәм фоторәсем астында үзе эшләгән струтура бүлекчәсенең атамасын күрсәтергә тиеш.
          Иң яхшы эшләрне махсус жюри сайлап алачак. Моннан тыш, «Тамашачы мәхәббәте призы» номинациясендә лайклар саны буенча аерым җиңүче билгеләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International