2014 елда Куйбышев магистраленең Идел-Кама регионында 17,4 млн. тонна йөк төялгән һәм ташылган

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
2014 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионында 17,4 млн. тонна йөк төялгән һәм ташылган, бу 2013 ел күрсәткечләренә тәңгәл (99,96%).
Йөк ташу күләмнәренең артуы планлаштырылган 13 номенклатура төркеме буенча ирешелде. Иң зур үсеш комбиазык (+153,4%, 4,9 млн. тонна төяп озатылган), урман йөге (+77,1%, 20,6 мең тонна төяп озатылган), кара металл (+36,1%, 148,7 млн. тонна төяп озатылган),  орлык (+30,7%, 261,9 млн. тонна төяп озатылган), контейнерлардагы йөк (+14,2%, 196,6 мең тонна төяп озатылган) ташуда күренә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International