16-18 гыйнварда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 225 очрагы ачыкланган

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
16-18 гыйнвардаТатарстан Республикасы территориясендә 137 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 225 очрагы, 223 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1925 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 18 көне эчендә республикада 172 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 13 кеше һәлак булган һәм 242 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International