“Татнефть” бензиннары иң яхшылар арасында

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Органик һәм физик химия институты үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, “Татнефть” ААҖнең  (ЕНПУ) НГДУ "Елховнефть" чыгарган Регуляр 92 (АИ-92-К5) маркалы бензины иң яхшылар бишлегенә керде.
Бәйсез лаборатор тикшерүләрне А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты үткәрде. Сынау өчен төрле җитештерүчеләрдән 7 төр бензин алынды.
Сынаулар бензиннарның җитештерү ысуллары төрле булулары белән аерылып торуларын күрсәтте. Тикшерүчеләр белән (ЕНПУ) НГДУ "Елховнефть" бензинының сыйфаты яхшырак дип табылды.
Билгеләп үтәргә кирәк, автомобильгә иң югары экологик 5 нче класслы бензин салган очракта, автотранспортның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы кими һәм автомобильнең хезмәт итү срогы арта.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International