Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 218 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 80 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 143 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 262 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 159.
 
Казан аэропортыннан 41 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 7 халыкара рейслар. 1478 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1160 кеше килгән.
 
20 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан. Температура -12 -17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International