ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы Татарстан Республикасының «Казан Агро» эре авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты. Чара 12 февральдән 14 февральгә кадәр «Казан Экспо» үзәгендә уза.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 6 ел эчендә бөтен Россия буенча 23 меңгә якын юл хуҗалыгы хезмәткәре квалификацияләрен күтәрде. Милли проект объектларында профильле белем бирү учреждениеләрендә укучылар производство практикасы узды, ә мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрелде.

Түбән Новгород һәм Казан арасында Горький тимер юлы буенча йөрүче төбәкара электропоездлардан 2025 елның гыйнварында 34 мең кеше файдаланган. Бу узган елның беренче ае белән чагыштырганда 17% күбрәк.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның беренче аенда Горький тимер юлы буйлап йөрүче ике катлы поездлар белән Татарстан башкаласы белән Мәскәү арасында 30 меңнән артык кеше җибәрелгән. Бу узган ел нәтиҗәләренә туры килә.

«Госуслуги» һәм «Госуслуги Авто» кушымталарында машина йөртү чатлары эшли башлады. Автомобиль белән нидер булганлыгын хәбәр итү, яки юлдагы низагны хәл итү хәзер күпкә җиңелрәк.

Казан вертолет заводында сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлегендә иң яхшы кадрлар практикасы буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Советының XXXIX киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.

Агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама шәһәр агломерациясендә автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк.

2025 елның гыйнварында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 1,4 млн тоннага якын йөк төялгән. Бу узган елның беренче аена караганда 18% күбрәк.


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында судноларны һәм дебаркадерларны ремонтлау буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, «ВГУВТ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Евгений Бурмистров, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International