“Көньяк” автовокзалы Казан-Тольятти рейсының китү вакытын күчергән.
29 нчы июньнән Казан-Тольятти рейсының китү вакыты 09.10 сәгатьтән 08.45 сәгатькә күчерелә. “Көньяк” автовокзалы администрациясе пассажирларның мөрәҗәгатьләреннән чыгып шундый карарга килгән. Автобуслар көн саен (пәнҗешәмбедән башка) йөри.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, июнь аеннан көн саен йөри торган Казан-Яр Чаллы рейсы оештырылды. Ул 08.35 сәгатьтә кузгалып китә. Маршрут Чистай, Кама Аланы һәм Түбән Кама аша уза. Автобуслар кире якка Яр Чаллыдан сәгать 15.00, Түбән Камадан сәгать 16.00, Чистайдан сәгать 17.30 китәчәкләр.