ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 25-30 июньдә республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә. 
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 21 халыкара рейслар. 3221 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3053 кеше килгән.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Җылы үткәргечне реконструкцияләү буенча эшләр  дәвам итү сәбәпле Мәрҗани һәм Техническая урамнарында транспорт хәрәкәте туктатыла. 
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 299 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 42 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 488 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Казанда 26 июньнән алып 21 июльгә кадәр этаплап 2 нче Азино урамы транспорт хәрәкәте өчен ябыла – 7Б бинасыннан алып 1А бинасына кадәрге участок.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Усманов Әлмәттә министрлыкның баланс комиссиясе утырышын уздырды. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан 27 юл-транспорт предприятиесенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 29 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 535 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 19 халыкара рейслар. 2903 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3354 кеше килгән.

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

17-19 июньдә Самара шәһәрендә трамвай йөртүчеләр арасында XV Россиякүләм һөнәри осталык бәйгесе узды. Россиянең 35 шәһәреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Владимир, Ярославль, Хабаровск, Челябинск, Яр Чаллы һәм башкалар) 38 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International