Казанда 26 июньнән алып 15 июльгә кадәр Чуйков урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

2015 елның 26 июне, җомга
Казанда 26 июньнән алып 15 июльгә кадәр Чуйков урамының Бондаренко урамыннан Мусин урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә 6 нчы А номерлы йорт (АЗС) янындагы өлеше (автобус полосасы) транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

Монда җылылык үткәргечне төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International