ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 29-30 июньдә республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә.
29-30 июньдә Казанда яшен, боз, көньяк-көнчыгыш җиленең көньяк-көнбатыш җиленә күчеп, секундына 19-24 метрга кадәр көчәюе көтелә, көчле яңгыр булачак. Казанда синоптиклар яшен, яңгыр һәм көчле җил вәгъдә итәләр.
Мондый һава шартлары барлык төр транспортта юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Аеруча игътибарны һава һәм су транспортына бирергә кирәк.