Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 293 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,05 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,08 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 21 халыкара рейслар. 3228 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2959 кеше килгән.

28 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура көндез: +29 - +34 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International