“Көньяк” автовокзалы Туймазыга яңа рейс ачты

2015 елның 26 июне, җомга
“Көньяк” автовокзалы 26 июньнән көн саен йөри торган яңа Кайзан-Туймазы рейсын ачты. Маршрут Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Октябрьский аша уза. Рейс Казаннан 08.50 кузгала. Билет бәясе 730 сум тора, юлдагы вакыт – 6,5 сәгать. Маршрут буенча 43 урынлы уңайлы автобуслар йөриячәк.

27 июньнән “Көньяк” автовокзалы Башкортстанның Күмертау шәһәренә рейсларын яңадан башлый. Автобуслар Казаннан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 14.00 сәгатьтә китәләр.

“Көньяк” автовокзалының маршрутлар челтәре турында тулырак мәгълүматны (843) 237-33-23 белешмә телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International