ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 13 халыкара рейслар. 2463 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2152 кеше килгән.
10 ноябрьдә ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңа Казан-Воронеж-Казан маршруты ача.
2015 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында дежур торучы хезмәткәрләр тимер юллар аша чыгу кагыйдәләрен бозуның 1561 очрагын ачыклаганнар.
30 октябрьдән алып 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә 88 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 137 очрагы, 171 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1307 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 19 халыкара рейслар. 3043 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2853 кеше килгән.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 нчы ноябрьдән 6677 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы (китү вакыты 06:39 – килү вакыты 11:08) һәм 6678 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск (китү вакыты 12:30 – килү вакыты 16:12) поездлары көн саен хәрәкәт итәчәкләр.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 25 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 377 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Казан шәһәренең Балалар тимер юлында 1 курс укучылары арасында рәсемнәр бәйгесе дәвам итә. Яшь тимерьюлчылар рәсемнәрен “Тимер юл балалар күзлегеннән” темасына ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International