2015 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында дежур торучы хезмәткәрләр тимер юллар аша чыгу кагыйдәләрен бозуның 1561 очрагын ачыклаганнар. Кагыйдә бозу очракларының иң күбесе сентябрь аена туры килә – 228 очрак.
Автотранспорт чараларын йөртүчеләр арасында кагыйдә бозу очраклары Татарстан Республикасы территориясенә – 1421, Марий Эл республикасына – 97, Чуваш Республикасына – 34 очрак туры килә.
Барлык тимер юллар аша чыгу кагыйдәләрен үтәмәү фактлары буенча кисәтүләр һәм хатлар төбәкләрдәге ЮХИДИ җибәрелгән.