10 нчы ноябрьдән 6677 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы (китү вакыты 06:39 – килү вакыты 11:08) һәм 6678 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск (китү вакыты 12:30 – килү вакыты 16:12) поездлары көн саен хәрәкәт итәчәкләр.
Әлеге поездлар сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бер вагон белән, ә дүшәмбе, җомга , шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике вагон белән хәрәкәт итәчәкләр.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.