Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,83 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,12 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 12 халыкара рейслар. 2797 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1900 кеше килгән.
2 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар, яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -1 - +3 гр.