Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,81 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,12 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 13 халыкара рейслар. 2463 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2152 кеше килгән.
3 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, күп районнарда юеш кар, яңгыр явачак, көнбатыштан талгын җил. Температура: +1 - +6 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.