Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Т

атарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,83 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,32 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 13 халыкара рейслар. 2461 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2464 кеше килгән.

29 нчы октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан көчле җил. Температура: -1 - +3 гр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International